Караоке - "Авыл көе" Татар халык җыры | Татарская Народная Песня "Авыл кое"

Добавлено
7 Просмотры
"Авыл көе" Татар халык җыры


Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз, хуш, иркәм.

Вакытлыча аерылганга
Түзәргә кирәк икән.

Аерылабыз, аерылабыз,
Бир, иркәм, кулларыңны.

Киләчәктә бәхетсезлек
Көтмәсен юларыңда.

Алсу күбәләкләр оча
Зәңгәрсу болытларда.

Әрнемәче, йөрәккәем,
Бер генә минутларга.

Агыйделдә өч үрдәк,
Өчессенә бер оя.

Аерылмабыз дигән идек
Аера икән дөнъя.

Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз күпкәме?

Әллә айга, әллә елга,
Әллә гомерлеккәме?

Агыйдел каты акса да,
Төбе камышлык икән.

Аерылуны уйламичә,
Нигә таныштык икән.

Агыйдел параходына,
Элеп калдырдым йозак.

Аерылулар тиз булса да,
Күрешүләре озак.
Категория
Татарское Караоке

Написать комментарий

Комментарии

Комментариев нет.